2 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын томан булу турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда бүген кич һәм төнлә томан булу турында кисәтте.
-
Яңалыклар
Язгы чакырылышта Татарстаннан 3,2 мең ир-егет армиягә китәчәк
1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш кысаларында язгы кампания башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. «Татар-информ»га ТР хәрби комиссары Юрий Беляев хәбәр иткәнчә, апрель – июль айларында Татарстаннан 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Казандагы ике түрәгә рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Казанның ике түрәсенә рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгының тиешле боерыгы хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталына урнаштырылган.
-
Яңалыклар
Республикада тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60-65 проценты унынчы сыйныфка кала
ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60-65 проценты югары сыйныфларда белем алуын дәвам итә, 35-40 проценты көллиятләргә укырга керә. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларга киңәш бирде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Кыйммәтле хушбуй урлаган ир-атны тотканнар
Росгвардия хезмәткәрләре Казанда кыйммәтле парфюмерия урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “KazanFirst” Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
«Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларында ничек катнашырга? Белгеч җавабы
«Соңгы вакытта «Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларында катнашып, укучылар акча ота ала, дип язасыз. Аның тәртибе ничек?» дип сораган Теләче районыннан укучыбыз Алсу Фәләхиева.
-
Җәмгыять
Түбән Кама фаҗигасендә һәлак булган Марат Нәҗиповның әнисе: «Үзебез аннан киңәшләр сорый идек»
«Түбән Кама Нефтехим»да чыккан янгында һәлак булучылар арасында 27 яшьлек Марат Нәҗипов та бар.
-
Яңалыклар
200 мең сумнан күбрәк алып эшләүчеләр турында билгеле булды
Быел гыйнвар аенда Россия икътисадының 4 тармагында 200 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы теркәлгән. Бу хакта «РИА Новости» статистика мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Сынауларны җиңәргә ярдәм иткән мәхәббәт: Римма Никитина белән сөйгәне «Малахов» тапшыруында
Җырчы Римма Никитина белән сөйгәне Наилнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән клип Андрей Малахов тапшыруы мөхәррирләрендә кызыксыну уяткан. Римма белән Наил «Малахов» тапшыруында төшеп кайтканнар. Эфирны бүген кичке 17.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итте җырчы үз сәхифәсендә.
-
Яңалыклар
Казанда полиция хезмәткәрләре мәчесен урамга чыгарып ыргыткан ир-атны эзли
Казанда полиция хезмәткәрләре күпкатлы йорт подъездында мәчене мәсхәрәләгән ир-атны эзли. Социаль челтәрләрдә шул мизгелләр сурәтләнгән видео таралган.
-
Җәмгыять
Цифрлаштыру заманында Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә?
Бүгенге цифрлаштыру заманында Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә? Әлеге эшләрне ничек итеп дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә һәм иҗтимагый юнәлеш белән берләштерергә? Татарстан Фәннәр академиясендә узган халыкара фәнни конференциядә шушы һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Соңгы 10 елда республиканың энергия системасы куәте 16%ка артты»
Идел буе федераль округында электр энергиясен куллануның 32%ын тәэмин итеп, Татарстан илдә электр энергиясен куллануны арттыру буенча алдынгылар бишлегенә керә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ЭНЕРГОПРОМ-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумының пленар утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Түбән Кама заводындагы янгында зыян күргән 24 кеше – хастаханәдә, унысы – авыр хәлдә
«Түбән Кама Нефтехим» заводындагы фаҗигада зыян күргән 24 кеше федераль медицина үзәкләрендә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Мәскәү клиникаларында дәвалануын дәвам итә. Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов шул хакта белдергән, дип яза «ТАСС».
-
Яңалыклар
Алексей Песошин: «Татарстан Беларусь төбәкләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә»
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Юрист рәсми рәвештә эшкә урнашуның өстенлекләрен искәртте
Хезмәт кодексы буенча рәсми рәвештә эшкә урнашу гражданнарга хезмәт һәм иминият гарантияләренең тулы комплексын тәэмин итә. Юрист Илья Русяев шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».